Административ-территориаль буйсынуы

1910 елларда Самара губернасының Бөгелмә өязе Горкино авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Яңа Писмән волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

2010 елдан Яңа Чыршылы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта “Свобода” колхозы оештырыла, 1960 елдан – “Путь к коммунизму” колхозы (үзәк утары – Яңа Чыршылы поселогы), 1967 елдан – “Яңа Чыршылы” совхозы (үзәк утары – Яңа Чыршылы поселогы) составында.

Халык саны

1926 елда – 214,
1949 елда – 95,
1958 елда – 157,
1970 елда – 130,
1979 елда – 36,
1989 елда – 19,
2002 елда – 7,
2010 елда – 4,
2017 елда – 4 кеше (руслар).