Административ-территориаль буйсынуы

1932 елда Кече Салтык авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Оешкан көненнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Кече Салтык авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Брек» колхозы оештырыла, 1951 елдан – «Коминтерн» колхозы (үзәк утары Антоновка авылында), 1959 елдан «Ирек» колхозы составында (үзәк утары Кече Салтык авылында), 1993–1997 елларда – «Ирек» күмәк предприятиесе, 2000–2008 елларда – «Ирек» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе.

Халкы «Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең икенче филиалы «Кече Салтык» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2003 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Клуб бар.

Халык саны

1938 елда – 140,
1949 елда – 147,
1958 елда – 129,
1970 елда – 120,
1979 елда – 73,
1989 елда – 65,
2002 елда – 53,
2010 елда – 54,
2017 елда – 47 кеше (татарлар).