- РУС
- ТАТ
Шагыйрь
Чын исеме Сабирҗан Мөхәммәдсадыйк угылы.
1878 елның 19 июле, Казан губернасы Олы Мәңгәр авылы – 1922 елдан соң.
Казах телендә яза, татар лексикасын куллана.
Яшь чагында казах далаларына китеп, тире иләү, тегү белән көн күрә, казах халкының телен, традицияләрен, фольклорын өйрәнә. Берничә мәртәбә туган ягына сәяхәт кыла (соңгысы 1922 елда).
Акыннар ярышында катнаша, шагыйрь-импровизатор буларак дан казана. Казах халкының XIX йөз ахыры – XX йөз башындагы тормыш-көнкүреше, йола-традицияләре чагылдырылган «Жумбак казакъ телендә» (1903 ел), «Кызның үләңе» (1903 ел), «Тирмә казакъныкы» (1903 ел), «Казакъның туй бәетләре» (1912 ел) китаплары авторы.
Әхмәтҗанов М. Сабирҗан акын // Казан утлары. 1992. № 2.
Автор – М.И.Әхмәтҗанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.