10 меңгә якын төре билгеле, бөтен җирдә дә таралганнар. Россиянең Европа өлешендә 500 дән артык, Татарстан территориясендә якынча 150 төре бар. Chironomus, Procladius, Endochironomus, Glyptotendipes һәм башка ыруг вәкилләре киң таралганнар.

Гәүдәсе 1 мм дан 1 см га кадәр. Ата зат анасыннан гәүдә, формасы һәм кечерәк булуы, каурыйсыман куе мыекчалары белән аерыла. Гадәттә, озынборыннар бер атнадан кимрәк яши. Сулык ярлары буенда тереклек итәләр. Олы затлар күпләп очканда (гадәттә, кич белән), елга буйларында озынборыннар күченең яңгыравыклы нечкә тавышын ишетергә мөмкин (исеме шуннан). Яңгыравык озынборыннарның индивидуаль үсеше өчен: күкәй, личинка, курчак, имаго (ярымҗитлеккән затлар) стадияләре хас. Соңгыларының төп бурычы — суга күкәй салу, гадәттә, 1–6 көннән алардан җитлеккән башлы, 3 күкрәк һәм 10 корсак буыннарыннан торган ачык кызыл, яшкелт яки башка төстәге личинкалар чыга. Грунт өслегеннән юка детрит җыеп туеналар, ау ятьмәләре коралар, суны фильтрлыйлар. Алар арасында ерткычлар бар. Личинкалары кабыгын берничә тапкыр сала һәм курчакка әверелә. Личинкалары 1 дән 12 айга кадәр, курчаклары 2–3 тәүлек яши.

Личинкалары бентос белән тукланучы балыкларның, су кошларының, су янында яшәүче имезүчеләр, ерткыч умырткасыз хайваннарның азыгы булып тора.

Сулыкларның «үзеннән-үзе чистаруында», агымсуларны биологик чистартуда әһәмиятле роль уйныйлар.

Сулыкларның пычрану индикаторы булып хезмәт итәләр.

Othocladiinae ассемьялыгы личинкалары һәм Tanytarsini триблары — чиста, Chironomus ыругы личинкалары — уртача пычрак һәм бик пычрак сулыкларның индикаторы.

Chironomus ыругы личинкалары (балык суалчаны — мотыль исеме белән билгеле) балык тоту өчен җим һәм аквариум балыклары өчен азык булып тора.

Гигант селәгәй бизләре булганлыктан личинкалары генетик тикшеренүләрдә кулланыла.