Авылга XVIII йөздә Яңгул авылыннан күчеп утыручылар нигез сала.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чабата үрү һәм бау ишү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 382,7 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Яңгул волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Салавыч авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда Маркс исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – А.Мөхәммәдиев), 1954 елдан – “Кызыл яшьләр” колхозы, 1964 елдан – “Кызыл Татарстан” колхозы, 1967 елдан – “Социалистик Татарстан” колхозы, 1993 елдан “Татарстан” колхозы составында. 1996 елдан “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан “Татарстан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1923 елда – тулы булмаган урта, 1937 елда – җидееллык, 1977 елда – урта, 2013 елда башлангыч мәктәп (Салавыч күп профильле лицей филиалы) итеп үзгәртелә.

Авыл клубы (1936 елдан – кызыл почмак; 1974 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Х.Ә.Әшрәфҗанов (1943 елда туган) – журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан китап нәшрияты директоры (1989–1998), ТР Китап палатасы директоры (1998 елдан);

Р.Р.Нотфуллин (1961 елда туган) – административ-хуҗалык эшлеклесе, Балтач муниципаль районы башлыгы (2012 елдан).

Халык саны

1859 елда – 187,
1884 елда – 232,
1905 елда – 363,
1920 елда – 425,
1926 елда – 437,
1938 елда – 450,
1949 елда – 349,
1958 елда – 327,
1970 елда – 353,
1979 елда – 302,
1989 елда – 296,
2002 елда – 279,
2010 елда – 278,
2015 елда – 270 кеше (татарлар).