Мәкалә философ, СССР Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы А.А.Максимовның эшчәнлегенә, аның Казан һәм Казан губернасы белән бәйле берничә ел гомеренә багышлана. Анда ул университет тәмамлый, 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң халык мәгарифе комиссариатын җитәкли. Философның документларында һәм истәлекләрендә губерна территориясендә вәзгыять турында һәм ил тарихында иң катлаулы һәм фаҗигале чорларның берсендә мәгариф системасын үзгәртеп кору турында кызыклы мәгълүматлар сакланган.

Сылтама ясау өчен: Садыкова Р.Б. Казанская губерния в 1918–1919 гг. в документах и воспоминаниях члена-корреспондента Академии наук СССР А.А.Максимова // Научный Татарстан. 2020. №1. С.19–28.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Садыкова Римма Барый кызы, тарих фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, e-mail: rimma231265@mail.ru