Биографиясе

1957 елның 1 февралендә БАССРның Дүртөйле районы Әсән авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1979).

1982–1986 елларда Казан университетында укыта.

1986–1999 елларда (бүленеп) – Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, 1990 елдан балалар-яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире.

1999–2005 елларда ТРның Язучылар берлеге идарәсендә оештыру эшләре буенча рәис урынбасары.

2005 елдан ТР Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлегенең баш консультанты.

Иҗаты

Татар балладаларын өйрәнүгә багышланган «Татарская баллада» (1989), татар әдәбиятына караган тәнкыйть мәкаләләрен берләштергән «Заман сүз сорый» (1991) исемле китаплар, хәзерге татар авылы тормышын чагылдырган «Тозлы яңгыр» (1993) исемле повесть-хикәяләр, «Күңелем сурәте» (2003) шигырь җыентыклары авторы.

Ш.Бабичның шигырьләр җыентыгын («Зәңгәр җырлар», 1990) һәм «Татар мифлары» (1–2 том, 1996–1999) китапларын төзүче.

Шигырьләре һәм пьесалары тупланган «Йөгерек гөрләвек» (1998), «Әбием сихерче бугай» (1999), «Көмеш тарак» (2000), «Алдакчы тукран» (2003) китаплары балаларга багышланган.

Үзенең «Албастылар» (2001), «Китек ай» (2005), «Оча торган кешеләр» (2007) җыентыкларында тупланган повесть һәм романнары белән татар прозасында модернистик юнәлештә иҗат итүче язучы булып таныла.

Бүләкләре

ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Әдәбият

Гарифуллин В. Мин – шагыйрь җанлы прозаик // Мәгърифәт. 1994. 5 февр.

Заһидуллина Д. «Албастылар», яки Татар прозасында яңа сыйфатлар // Казан утлары. 2001. № 11.

Автор – Г.М.Габделхакова