Биографиясе

1915 елның 6 марты, Архангельск губернасы, Холмогор өязе Холмогор авылы – 1989 елның 28 феврале, Мәскәү.

Мәскәү тарих, философия һәм әдәбият институтын тәмамлаганнан соң (1940), СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында: директор урынбасары (1950–1955), директор (1960–1964), гомуми тел белеме секторы мөдире (1964 елдан), профессор (1969 елдан).

Хезмәтләре гомуми һәм чагыштырма-тарихи тел белеме мәсьәләләренә, Урал, төрки һәм һинд-европа телләренә карый. Төрки телләрдә төр, юнәлеш категорияләрен, морфологик күрсәткечләрнең килеп чыгышын өйрәнә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Категория времени и вида в финно-угорских языках пермской, волжской групп. М., 1960.

Система времён татарского глагола. Казань, 1963.

Историческая морфология мордовских языков. М., 1967.

Вероятностные обоснования в компаративистике. М., 1974.

Әдәбият

Феоктистов А.П. 60-летие Б.А.Серебренникова // Советское финно-угроведение. 1975. № 1.

Широков О.Е. Борис Александрович Серебренников // Вестн. Моск. университета. Сер. 9. Филология. 1989. № 4.

Автор – Ф.Ә.Ганиев