Биографиясе

1959 елның 23 гыйнварында Буа районы Күл Черкене авылында туган.

1982 елда Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, Республика онкология диспансерында эшли, 1988 елдан абдоминаль хирургия бүлеге мөдире.

Бер үк вакытта 1996 елдан Казан медицина академиясендә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ашказаны-эчәк юлларында, кече оча сөяге, бавыр, панкреатодуоденаль зонада таралган яман шеш авыруларын хирургик дәвалауга карый.

Очлыкларның төп магистраль тамырларын протезлау методикасын гамәлгә кертә. Медицинадагы яңа технологияләрне кулланып, тире-мускулларга пластик операция ясау методикаларын эшли, сөяк-мускулларга пластик операцияләр алымын киң куллана.

Хезмәтләре

Панкреатодуоденальная резекция в онкологической практике. М., 1995.

Эвисцерация и одномоментная пластика тазовых органов при хирургическом лечении местно-распространенного рака. Казань, 1999.