Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Починок Уют, Починок Буклуют исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук баш киемнәре тегү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1004 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Олы Кибәхуҗа волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Олы Шыңар авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Яңа Оет» колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Дәминов). 1956 елдан авылда – «Авангард» (үзәк утары – Чулпыч, 1959 елдан – Олы Шыңар авыллары), 1990 елдан – «Оет» колхозлары, 1994 елдан – «Оет» күмәк предприятиесе, 2008 елдан – «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Оет» бригадасының Сатыш филиалы, 2011 елдан «Туган як» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1953 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезеллык, 1972 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2018 елда ябыла.

Авылда клуб, китапханә (икесе дә – 1934 елдан), балалар бакчасы (1991 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1946 елдан), мәчет (2010 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

В.Х.Хаҗиев (1925–1995) – Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое, Ленин һәм беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры; Зеленодольск шәһәре урамнарының берсе аның исеме белән аталган, 1985 елда авылда аның бюсты урнаштырылган (скульпторы – Н.Я.Васильев).

Халык саны

1782 елда – 66 ир-ат;
1859 елда – 509,
1897 елда – 794,
1908 елда – 996,
1920 елда – 995,
1926 елда – 930,
1938 елда – 949,
1949 елда – 656,
1970 елда – 521,
1979 елда – 421,
1989 елда – 269,
2002 елда – 258,
2010 елда – 237,
2020 елда – 195 кеше (татарлар).