Зөя елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 48 км, бассейнының мәйданы 385 км2.

Кайбыч районы территориясеннән ага. Елга башы Зур Подберезье авылыннан 3 км көньяктарак, тамагы Борындык авылыннан 2 км төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 14%.

Бәрле елгасының 2 дән алып 17 км га кадәр озынлыктагы 12 кушылдыгы бар, иң зурысы – Бәрле елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км2. Бәрле үзәне трапеция сыман. Елга юлы бормалы, киң тармакланмаган, киңлеге 5-8 м. Елга режимы 1948-1953 елларда Олы Кайбыч авылы янындагы суүлчәгеч постта өйрәнелә. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,11-0,5 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су мул һәм җәен бик сай булуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 100 мм, ташу агымы катламы 86 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,19 м3/с.

Язын суы йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-600 мг/л.

Бәрле бассейнында гомуми күләме 2 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Корноухово авылыннан Иске Чәчкаб авылына кадәрге участокта елга Кайбыч аучылык тыюлыгы территориясеннән ага.

Бәрле елгасы – ТРның табигать истәлеге (1978).