Гомуми мәгълүмат

Чиләбе өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 2791,3 кв.км. Үзәге – Аргаяш авылы (Чиләбе шәһәреннән 56 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 40735 кеше (2015). Татарлар саны 2010 елда – 1679 кеше.

Районда ике татар авылы бар: Кызыл Бүләк һәм Яңа Юл. Татарларның күпчелеге район үзәгендә яши (648 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Кызыл Бүләк авылына 1928 елда Башкортстан АССРның Тукмаклы авылыннан күчеп утыручылар нигез сала. 1940 еллар ахырында Кызыл Бүләк авылы халкының күпчелеге Новогорный поселогына күченә, анда «Маяк» җитештерү берләшмәсенә хезмәт күрсәтү өчен ТЭЦ төзелә.

Яңа Юл авылына Чиләбе өлкәсенең күрше Коншак районыннан күчеп утыручылар нигез сала.

1957 елда «Маяк» җитештерү берләшмәсендә радиоактив матдәләрнең табигый зонага күпләп чыгарылуы сәбәпле, башка торак пунктлар белән бергә бу ике авыл да радиация нурланышына дучар ителә.

Хәзерге вакытта ел саен Кызыл Бүләк авылы көне үткәрелә. 2013 елда Норкино авылында өлкә Сабан туе үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Советлар Союзы Герое Г.И.Баймурзин (Галикәй авылы), композитор Х.З.Заимов (Солтан авылы) бар.