- РУС
- ТАТ
Бөек Венгрия хакындагы мәгълүматлар венгр риваятьләрендә һәм тарихи чыганакларда (Anonymus. «Gesta Hungarorum» – «Венгр Анонимы хроникасы» һ.б.) сакланган. Бер легендада Бөек Венгриянең скифлар биләмәсенә кергән бер өлкә булуы, Аттила нәселеннән булган юлбашчы Альмосның, бер сугышта җиңелүдән соң, үз халкының бер өлешен әлеге өлкәдән Дунай елгасы буена – Карпат таулары иңкүлегенә алып китүе турында әйтелә.
1235 елда доминиканлылар монахы Юлиан Көнчыгыш Чулман аръягына (яки Урал буйларының көнбатышына) сәяхәт итә һәм анда «ватаннарында яшәп калган» венгрларны очрата. Гарәп-фарсы сәяхәтчеләре дә XIII йөзнең икенче яртысында венгрларның элекке ватаны саналган Баскарт өлкәсен (гарәпчә «бәҗгәрд»тән үзгәртелгән дип фаразлана) шушы төбәктә дип күрсәтәләр. Көнбатыш Европа сәяхәтчеләре Плано Карпини, В.Рубрук, венгр тарихчылары, археологлары һәм тел белгечләре А.Вамбери, К.Цегледи, З.Гомбоц, К.Маккартни, Д.Немет, Ю.Мелих һ.б. Б.В. Төньяк Кавказ, Урта Азия һәм Көньяк Урал төбәкләрендә урнашкан дип исәплиләр.
Археологлар (А.Х.Халиков, Е.А.Халикова, Н.А.Мәҗитов, Е.П.Казаков, В.А.Иванов) һәм тарихчы-этнологлар (И.Эрдели, И.Диенеш, И.Фодор, Р.Г.Кузиев, Д.Кришто, В.П.Шушарин һ.б.) алып барган тикшеренүләр нәтиҗәсендә, Бөек Венгрия угыр-маҗарлар, шул исәптән венгрлар яшәгән, Көньяк Урал буйларын һәм Кама аръягының көнбатышын биләгән өлкә булган, дигән фикер ныгып урнашты. Бу караш Кушнаренко, Караякуп, Чиялек һ.б. археологик культуралар комплексларында табылган әйберләр белән дәлилләнә.
Урта гасырларда авторлар әлеге урыннарда «маҗар-баҗгард-паскатир» халкы атамаларын йөртүчеләр яшәвенә ишарә итәләр.
Аннинский С.А. Известия венгерских миссионеров XIII–XIV веков о татарах и Восточной Европе // Исторический архив. 1940. №3.
Путешествия в восточные страны Плано Карпини и Рубрука. М., 1957.
Эрдели И. Извлечение из хроники Венгерского Анонима // Вопросы археологии Урала. Свердловск-Ижевск, 1967. Вып. 7.
Anonymus. «Gesta Hungarorum». Bela kiraly jeggyzojenek konyve a magyarok cselekedeteirol. Bdpst., 1977.
Die «Gesta Hungarorum» des anonymen Notars. Die alteste Darstellung der ungarischen Geschichte. Unter Mitarbeit von Veszpremy. L., 1991.
Проблемы археологии и древней истории угров. М., 1972.
Халикова Е.А. Magna Hungaria // Вопросы истории. 1975. № 7.
Халикова Е.А. Ранневенгерские памятники Нижнего Прикамья и Приуралья // Советская археология. 1976. № 3.
Казаков Е.П. Памятники болгарского времени в восточных районах Татарии. М., 1978.
Казаков Е.П. Культура ранней Волжской Болгарии. М., 1992.
Халиков А.Х. Новые исследования Больше-Тиганского могильника (о судьбе венгров, оставшихся на древней Родине) // Проблемы археологии степей Евразии: Советско-венгерский сб. Кемерово, 1984.
Седов В.В. Венгры в Восточной Европе // Финно-угры и балты в эпоху средневековья. М., 1987.
Проблемы древних угров на Южном Урале. Уфа, 1988.
Кузеев Р.Г. Народы Среднего Поволжья и Южного Урала (Этногенетический взгляд на историю). М., 1992.
Шушарин В.П. Ранний этап этнической истории венгров: Проблемы этнического самосознания. М., 1997.
Иванов В.А. Древние угры-мадьяры в Восточной Европе. Уфа, 1999.
Gombocz Z. Die Bulgarisch – turkische Lehnworter in der ungarischen Sprache. Hels., 1912.
Dienes I. Les Hongrois conquerants. Bdpst., 1972.
Batha A. Hungarian Society in the 9-th and 10-th centuries. Bdpst., 1975.
Chalikova E.A., Chalikov A.H. Altungarn an der Kama und im Ural. Das Graberfeld von Bolshie Tigani. Bdpst., 1981.
Fodor I. In search of a new Homeland. Bdpst., 1982.
Автор – И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.