Эчтәлек

Орфоэпиянең төп кагыйдәләре телнең фонетик һәм грамматик төзелеше нигезендә эшләнә.

Татар теле орфоэпиясе тел формалаша башлаган вакытта ук барлыкка килә һәм XIX йөз ахыры — XX йөз башында тулысынча ныгып җитә. Хәзерге татар әдәби теле орфоэпиясе һәм традицион, һәм шулай ук яңа нормаларны да үз эченә алган тарихи ныгып җиткән система буларак күзаллана.

Татар әдәби теленең орфоэпик нормалары урта диалект җирлегендә формалаша. Татар әдәби теленең 2 төп әйтелеш стиле бар: тулы (яки төгәл) һәм сөйләшү (яки ирекле) стильләре. Тулы стиль сөйләмнең бик анык булуы таләп ителгән очракларда — теле- һәм радиотапшыруларда (диктор сөйләме), халык алдында чыгыш ясаганда, лекция укыганда, дәрес биргәндә; сөйләшү стиле кешеләрнең бер-берсе белән аралашуы вакытында кулланыла. Тулы стильдә сүз һәм аның иҗекләре ачык әйтелә. Сөйләшү стилендә кайбер иҗекләр кыскарырга, хәтта төшеп тә калырга мөмкин (алып бар — [аппар], мин әйтәм — [мәйтәм]). Орфоэпия авазлар әйтелешендә, интонациядә, сүз просодиясендә һәм аның акцентлашуында бертөрлелекне тәэмин итә. Мәсәлән, әгәр беренче иҗектә алгы рәт сузыгы булса, калган иҗекләр дә алгы рәт сузыклары белән әйтелә һәм киресенчә: чәчәк, күгәрчен; урам, алан. Кайбер кушма сүзләр һәм башка телләрдән алынган сүзләр бу кагыйдәгә буйсынмый: билбау, көнчыгыш, китап. Ирен-ирен [w] авазын бирү өчен хәзерге татар алфавитында махсус билгеләр юк: иҗек башында ул — «в» хәрефе белән, иҗек ахырында «у», «ү» хәрефләре белән бирелә: wатан (язуда — ватан), wакыт (вакыт) — таw (тау), дәw (дәү).

Татар теле орфоэпиясенә В.Н.Хангилдин, Л.Җ.Җәләй, Ү.Ш.Байчура, Ә.Ш.Әфләтунов, Х.Р.Курбатов, Х.Х.Сәлимов һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендә фәнни нигез салына.

«Татар грамматикасы» (К., 1998, 1 т.) китабында орфоэпия мәсьәләләре шактый тулы яктыртыла.

Әдәбият  

Хангилдин В. Татар теленең орфоэпик нормалары мәсьәләсе // Совет мәктәбе. 1941. № 5;

Җәләй Л. Татар теленең орфоэпик нигезләре. К., 1953;

Курбатов Х. Сөйләү стиленең үзенчәлекләре // Татар теле һәм әдәбияты. К., 1963;

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2006.