Тарихы

Авылга XVI йөздә нигез салына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек, белән шөгыльләнә.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет, мәктәп, ХХ йөз башында 2 җил тегермәне, тимерчелек, мануфактура һәм 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2453,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Бик-Үти авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Спартак» колхозы оештырыла, 1959 елда Ленин исемендәге колхоз (Аксу авылы) составына керә, 1963 елда «Марс» колхозы итеп үзгәртелә, 1993 елдан «Марс» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2010 елдан җаваплылыгы чикләнгән «Бола» авыл хуҗалыгы предприятиесе.

Халкы күбесенчә җаваплылыгы чикләнгән «Бола» авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли, кырчылык,. ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 еллар башында авылда башлангыч мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 1951 елда – җидееллык, 1960 елда – тулы булмаган урта (2005 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәптә төбәк тарихы музее эшли (нигез салучы – З.З.Рәмиев).

Авылда мәдәният йорты, балалар бакчасы (2005 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, 2 мәчет (1994, 2007 еллар) бар.

2011 елдан клуб каршында «Тамчылар» фольклор коллективы эшли (җитәкчесе – Ф.М. Хабибуллин).

Авыл янында археология истәлеге – Бик-Үти курганнары табыла (соңгы бронза дәвере).

Халык саны

1859 елда – 577,
1897 елда – 830,
1908 елда – 1245,
1920 елда – 1221,
1926 елда – 965,
1938 елда – 928,
1949 елда – 745,
1958 елда – 632,
1970 елда – 783,
1979 елда – 742,
1989 елда – 323,
2002 елда – 345,
2010 елда – 268,
2015 елда – 304 кеше (татарлар).