1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының көнчыгышында урнашкан. Башкортстан Республикасы белән чиктәш.

Үзәге — Мөслим авылы.

Мәйданы — 1464,3 кв.км.

 Халкы 2017 елда — 20228 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 89,8%, руслар — 6,7%, марилар — 2,7%).

Район 71 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 22 ноябрендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Нәзек итеп көмеш белән төгәлләнгән дулкынлы сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) очлыклы яшел җирлектә, барысы өстендә — алтын кәләпүшле һәм шундый ук татар күлмәге, билбау буылган камзул, чалбар һәм бизәкле читекләр кигән, кураен уңга борып уйнаучы кара чәчле көтүче малай, очлыкның ян-якларында, өскә каратылган — алтын ук очы, сулда шундый ук металл сөңге очы».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, аске чиге буйлап төп өлештән дулкынлы тар ак буй белән бүленгән, габарит киңлеге тукыма киңлегенең 3/10 өлеше киңлегендәге күк буйга тоташкан туры почмаклы яшел тукыма. Тукыма уртасында — буйларның чигенә аркылы баскан, кара, тән төсендәге һәм кызгылт-сары детальләрдән торган, курайда уйнаучы көтүче малай сыны; сынның ян-якларында — кызгылт-сары детальләре булган стильләштерелгән ук һәм сөңге очлары».

Символика нигеләмәсе

Төп фигура — яшь егет — яшьлек, чәчәк ату, камиллеккә омтылу, алга таба хәрәкәтне белдерә. Моның белән район үсешендәге зур мөмкинлекләр күрсәтелә. Милли киемнәр һәм халык музыка коралы (курай) күпчелекне татарлар тәшкил итүче районның тарихи-мәдәни үзенчәлекләрен ассызыклый. Ук һәм сөңге очлыклары халыкның үз-үзен якларга сәләтле булуын күрсәтә. Алар шулай ук төбәкнең бай тарихи-мәдәни мирасы һәм табигый үзенчәлекләре турында сөйли. Район табигый казылмаларга, бигрәк тә элек-электән чыгарылган бакырга бай. Бакырдан әле дә археологик табылдыклар арасында очрап, төбәк тарихы ядкарьләрен ишәйтеп торучы ук очлыклары, сөңгеләр, башка төр кораллар һәм йорт кирәк-яраклары ясаганнар.

Дулкынлы көмеш кайма белән бүленгән зәңгәр очлык районның табигый ресурсларын — Оренбург өлкәсендә башланып, Татарстанның Баулы, Азнакай районнары аша уза, Мөслим районын икегә бүлеп ага торган Ык елгасын тасвирлый. Ык төбәккә яшәү көче бирә. Яшел төс — авыл хуҗалыгы, уңдырышлылык, табигать, тормыш; сыек зәңгәр — намус, зыялылык, рухият; сары (алтын) — уңыш, муллык, кояш энергиясе һәм җылылык, абруй һәм акыл символы.

Авторлар коллективы

Р.Хантимеров, Р.Хәбипов һәм А.Салихов (Мөслим), Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), О.Афанасьева (Мәскәү).