- РУС
- ТАТ
хирург, медицина докторы (1906), коллегия асессоры (1908)
1879 елның 11 гыйнвары, Чита шәһәре — 1915 елның 1 гыйнвары, Петроград.
1903 елда Хәрби медицина академиясен (Санкт-Петербург) тәмамлагач, Мәскәү клиник госпиталендә эшли; сайлаган белгечлегендә камилләшү өчен Европа клиникаларына җибәрелә.
1914 елдан Казан университеты клиникасында, госпиталь хирургиясе кафедрасының экстраординар профессоры.
Хезмәтләре холецистит вакытында үт куыгының ялкынсыну авыруларын өйрәнү мәсьләләренә карый.
Рус-япон сугышында (1904–1905) катнаша.
3 нче дәрәҗә Изге Станислав ордены, медаль белән бүләкләнә.
1908 елда, коллегия асессоры итеп, титуляр советник дәрәҗәсендә раслана.
Биобиблиографический словарь профессоров и преподавателей Казанского университета, 1905–1917. К., 1986.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.