Эчтәлек

Якын Көнчыгыш һәм Алгы Азиянең көмеш рудниклары ярлылану, шулай ук һөнәрчелек һәм сәүдәнең көчле үсеше нәтиҗәсендә акча алмашына ихтыяҗ арту аркасында килеп чыга. Идел-Балтыйк сәүдә юлы буйлап көмеш кертүнең кимүе һәм халыкара сәүдәнең үсеше Көнчыгыш Европада акча сугуның тукталуына китерә. Көмеш кытлыгы чорында Көнчыгыш Европа илләрендә алыштыру акчасы урынына көмеш коелмалары, тире һәм мех «акчалар» (идарәчеләрнең тамгасы яки мөһере басылган затлы тиреләр) кулланыла башлый.

Нумизматлар фикере буенча, Русьта һәм Идел буе Болгар дәүләтендә акча сугу XII йөз ахырында – XIII йөз башында яңадан торгызыла.

Әдәбият

Мөхәммәдиев Ә. Борынгы хәзәр һәм болгар-татар акчалары. Казан, 1986.

Мухамадиев А.  Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983.

Яхин В.Л. Денежно-весовые системы русского средневековья: Домонгольский период. М., 1956.

Автор – И.Л.Измайлов