Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 2369 кв.км. Үзәге – Әсәкәй авылы (Оренбургтан 544 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 18831 кеше (2015 ел). Татарлар саны – 10200 кеше (2016 ел).

Районда 13 татар торак пункты бар: Карамал (2016 елда – 780 кеше), Иске Колшәрип (760), Яңа Солтангол (713), Иске Мөэмин (637), Иске Солтангол (240), Яңа Колшәрип (180), Алтын Чишмә (176), Казан (100), Мөслим (19) авыллары; Корбанай (147), Мулланур (110), Шамас (100), Кызыл Йолдыз (33) поселоклары. Район үзәгендә татарлар – халыкның 80% ын (4330 кеше), 6 авылда 50% артыгын тәшкил итә.

Татар җәмгыяте тормышы

Әсәкәй, Карамал, Иске Колшәрип, Иске Солтангол авылларына XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Бу авыллар Яңа Мәскәү юлы төзелә башлагач барлыкка килә.

1917 елга кадәр район территориясендә 12 мәчет, 5 мәктәп, рус-татар земство мәктәбе эшли. 1930 еллар урталарында «Кыр ударниклары» газетасы нәшер ителә. Совет чорында районның 15 мәктәбендә татар теле укытыла.

1993 елдан Татар иҗтимагый үзәге бүлекчәсе эшли, 1998 елда ул Милли-мәдәни автономия итеп үзгәртелә.

2015/2016 уку елында районның 4 мәктәбендә (Карамал, Яңа Солтангол, Иске Колшәрип, Иске Мөэмин авылларында) татар теле предмет буларак өйрәнелә, 2 Әсәкәй мәктәбендә һәм 4 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә (Яңа Солтангол авылында «Чишмә» балалар бакчасы, Әсәкәйдә –«Теремок», «Солнышко» һәм «Улыбка» балалар бакчалары) татар теле түгәрәкләре эшли.

1990 еллар башыннан атнага 3 тапкыр татарча радиотапшырулар алып барыла.

Күренекле кешеләре

Районда Советлар Союзы Герое Я.Ә.Әхмәтшин туган.