Тарихы

Авылга XIX йөзнең башында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, тегү белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 157,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Рунга волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Мөкерле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1921 елда авылда «Марс» авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, соңрак Чапаев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1954 елда «Рассвет» колхозы (Мөкерле авылы) составына керә.

1995 елдан «Рассвет» күмәк предприятиесе, 2002 елдан «Рассвет» күмәк хуҗалыгы, 2004 елдан «Агрофирма «Дружба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгылләнә.

Мәгариф

1988–2015 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1859 елда – 83,
1897 елда – 157,
1913 елда – 216,
1920 елда – 242,
1926 елда – 240,
1938 елда – 137,
1949 елда – 150,
1958 елда – 172,
1970 елда – 143,
1979 елда – 96,
1989 елда – 95,
2002 елда – 74,
2010 елда – 63,
2015 елда – 61 кеше (чуашлар).