Биографиясе

1939 елның 21 апреле., Бөгелмә шәһәре – 2003 елның 7 августы, Казан шәһәре.

1963 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, «Теплоконтроль» заводында (Казан) эшли.

1965 елдан Казан авиация институтының махсус двигательләр кафедрасында. 1972 елдан Казан архитектура-төзелеш университетында, профессор (1990–1992 еллар), җылылык техникасы кафедрасы мөдире (1993–2003 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре сәнәгый җылылык энергетикасы җиһазларында дисперс системаларның радиацион үзлекләрен өйрәнүгә карый. В.И.Сәгадиев газ-тузан агымының интеграль һәм монохроматик нурландыру сәләте аның химик һәм минераль составына, тузанлану дәрәҗәсенә, температурасына һәм кисәкчекләрнең дисперслылыгына бәйлелеген ачыклый; ТЭЦларның пар казаннарында тузанлы күмер якканда нурланыш энергиясе күчеше закончалыкларын билгели; минераль һәм химик составыннан чыгып, оптик шома өслекле күп компонентлы нәорганик материалның монохроматик чагылдыру сәләтен билгеләү методикасын эшли.

Уйлап табуга 3 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Монохроматическая отражательная способность неорганических порошкообразных материалов // Инженерно-физ. журн. 1990. Т. 58, №1.

Радиационные характеристики сложных неорганических материалов с оптически гладкой поверхностью // Инженерно-физ. журн. 1990. Т. 58, № 2.

Расчёт теплот сгорания углеводородов гомологического ряда метана // Инженерно-физ. журн. 2002. Т. 75, № 3 (автордаш).