Биографиясе

1886–1922 еллар, Ташкент.

Дистәгә якын, шул исәптән «Сәда-и мәдәният» (1908 ел), «Күз нурларым» (1913 ел), «Яңа Гөлстан» (1917 ел), «Вакыйф Җәлал шигырьләре» (1918 ел) шигъри җыентык, «Кара тормыш» (1913 ел) исемле хикәя авторы.

Әсәрләрендә үз заманының социаль каршылыкларын чагылдыра, татар халкын гыйлемгә өнди.

Тулаем алганда, В.Җәлал иҗатына күңел төшенкеле хас.

1920 еллар башында Урта Азиягә китә, фаҗигале төстә һәлак була.

Әдәбият

Гыйлаҗиева Р. Ялкынлы моң // Казан утлары. 1992. № 5;

Әхмәтҗанов М. Шагыйрь Вакыйф Җәләл эзләреннән // Мирас. 1994. № 9.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов