Биографиясе

1888 ел , Казан – 1944 елның 4 апреле.

С.С.Гобәйдуллинның улы.

«Халидия» мәдрәсәсен (1916 ел), Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институтын тәмамлый (1920 ел, Казан).

Шәкертләрнең «әл-Ислах» хәрәкәтендә катнаша.

1921–1925 елларда Шәрекъ китаплары музее китапханәчесе, Шәрекъ академиясе, Шәрекъ педагогия институты укытучысы.

1925–1938 елларда Баку, Махачкала шәһәрләрендә педагогик һәм музей эшендә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Казан татарларының аш-суларын, X йөз болгар акчаларын тикшерүгә карый.

1938 елда репрессияләнә (Красноярск краеның төзәтү-хезмәт лагеренда тотыла); үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре

Заметки по поводу одного инструмента // Казан. музейный вестн. 1924. № 1;

О некоторых редких и ненайденных монетах волжских булгар Xвека // Материалы Центр. музея ТАССР. 1927. № 1;

Пища казанских татар // Вестн. Науч. об-ва татароведения. 1927. № 6 (соавт.).

Литература

Автобиография Абдул-Кадыра Губайдуллина // Гасырлар авазы — Эхо веков. 1998. № 3/4.

Автор – Д.М.Галиуллина