230 дан артык төре билгеле, бөтен Җир шарында, күбесенчә Америкада таралганнар.

Татарстан территориясендә 5 төре бар. Иенке эт сырганагы (B. cernua) һәм өч җәймәле (B. tripartita) бөтен җирдә очрыйлар, икешәр каурыйсыман эт сырганагы (дваждыперистая) (B. bipinnata), яфраклы (олиственная) эт сырганагы (B. frondosa), нурлы (лучевая) эт сырганагы (B. radiata) – сирәк төрләр. Елга, сазлык һәм күл буйларында, су баса торган болыннарда, чәчүлекләрдә, тимер юл өемнәре буенда үсә.

15-100 см биеклектәге берьеллык үсемлек. Сабагы туры, ботаклы. Яфраклары каршыдаш, бөтен яки бүленмә. Чәчәкләре тонык сары, бүрәнкәсыман-көпшәле, кәрзиннәрдә урнашкан. Җимеше – орлыкча. Июль-августта чәчәк аталар. Җимешләре июль-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Нурлы эт сырганагы, иенке эт сырганагы һәм өч җәймәле эт сырганагы составында флавоноид, дуплау матдәләре, микроэлементлар, эфир майлары бар.

Халык медицинасында үсемлек төнәтмәсе бәвел кудыру һәм тир чыгару чарасы буларак, шулай ук дәвалау ванналары ясауда кулланыла.

Барлык төрләре дә баллы.

Өч җәймәле эт сырганагы