1927 елның 14 февралендә оештырыла.

Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан. Удмурт Республикасы белән чиктәш.

Үзәге — Әгерҗе шәһәре.

 Мәйданы — 1796,6 кв.км.

Халкы 2017 елда — 35574 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 58,9%, руслар — 24%, марилар — 8,2%, удмуртлар — 6,6%).

Район 72 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 1 августында раслана.

Герб тасвирламасы

«Сыек зәңгәр очлык өстендәге яшел җирлектә — көмеш баш киеме (кәләпүш), шундый ук металл күлмәк, чалбар, кара җиңсез өс киеме (кәзәки) һәм итекләр кигән, җете кызыл дирбияле көмеш атка атланган, сул кулы белән тезген тоткан, уң кулын алга сузган җайдак; аның уң ягында өстә — сигез нурлы көмеш йолдыз, йолдызның кыек нурлары кыскарак, түбәнге нурлары башкаларыннан озынрак; йолдыздан уңга таба алтын канат җәелгән».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, туры почмаклы яшел тукыма, аскы чиге тукыма киңлегенең 1/6 өлеше киңлегендәге күк буйга тоташа; тукыма уртасында — күк буйга баскан, район гербындагы ак, соры, кара һәм кызыл төсләр белән башкарылган җайдак сыны; өстәге сул почмакта — флаг сабы кырыеннан җәелеп киткән алтын канатлы, сигез нурлы көмеш йолдыз».

Символика нигезләмәсе

Гербның төп фигурасы — татар милли киемнәре кигән җайдак — символик рәвештә әлеге төбәккә нигез салучы Әгерҗе турындагы риваять каһарманын сурәтли. Җайдакның алга сузылган кулы Әгерҗе районы халкының якты киләчәккә омтылышына, ә калканның югары өлешендәге сигез почмаклы йолдыз — «җилләр розасы» — районда яшәүче барлык халыкларның уртак максатка ирешү өчен көчләрен берләштерүенә ишарә. Алтын канат — тимер юл транспорты символы (Әгерҗе станциясе — Татарстан Республикасының иң эре тимер юл төйнәлеше). Әгерҗе районының көньяктан Түбән Кама сусаклагычы сулары белән юылуы герб очлыгындагы сыек зәңгәр җирлек белән күрсәтелә. Районда авыл хуҗалыгы тармагы алга киткән: бөртекле культуралар (сабан бодае, уҗым арышы) игелә, бәрәңге, шикәр чөгендере үстерелә; ит-сөт терлекчелеге яхшы үскән. Болар һәммәсе символик рәвештә герб калканының яшел җирлегендә чагыла. Көмеш төс — яктылык, ачык күңеллелек, татулык, сафлык; алтын төс уңыш, муллык, тотрыклылык, абруй һәм акыл билгесе; кара — чиксезлек, зирәклек, тыйнаклык; яшел — яз, сәламәтлек, табигать, уңдырышлылык; кызыл — кыюлык, көч һәм матурлык, бәйрәм; сыек зәңгәр — күтәренке омтылышлар, намус, дан, тугрылык, үлемсезлек символы.

Авторлар коллективы

К.Мөхәммәтшин (Әгерҗе), Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов һәм В.Мишин (Химки), О.Афанасьева (Мәскәү).