1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан.

 Үзәге — Минзәлә шәһәре.

Мәйданы — 1919,7 кв.км.

Халкы 2017 елда — 28703 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 62,1%, руслар — 33,6%, марилар — 2,7%).

Район 70 торак пунктны берләштерә.

Гербы — 2006 елның 24 ноябрендә, флагы 2006 елның 22 декабренда раслана.

Герб тасвирламасы

«Җете кызыл (кызыл) өске өлеш астындагы сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) җирлектә — канатлары күтәрелгән һәм тәпиләре җыелган килеш уңга очучы алтын шоңкар».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, өске чиге буйлап тукыманың ¼ өлеше киңлегендәге кызыл буйга тоташкан туры почмаклы күк тукыма, күк өлеш уртасында район гербындагы очучы сары шоңкар сурәте».

Символика нигезләмәсе

Минзәлә районы гербы Минзәлә өяз шәһәренең тарихи гербы нигезендә эшләнгән. Югарыда 1782 елның 3 июлендә (иске стиль белән) расланган тарихи гербның тасвирламасында болай диелә: «Калканның югары өлешендә Уфа гербы. Түбәнге өлешендә — зәңгәр җирлектә, шул төр кошларның күплеге билгесе буларак, очып баручы алтын шоңкар». Хәзерге районның гербы буыннар дәвамлылыгы һәм тарихи традицияләр саклану турында сөйли. Гербның дәрәҗәле фигурасы — кызыл төстәге өске өлеш — җирле халыкның иң күркәм сыйфатларын: хезмәт сөючәнлек, көч, кыюлыкны белдерә. Ул район халкының уңышларга үз көчләренә таянып, аерым ярату һәм хөрмәт белән ирешүләрен ассызыклый. Сыек зәңгәр төс — намус, зыялылык, рухият, аяз күк; алтын — җитешле тормыш, тотрыклылык, абруй һәм акыл символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), Р.Маланичев һәм О.А