Казанда ЭПР алымы белән ирекле радикалларны ныклап өйрәнү Б.М.Козырев һәм С.Г.Салихов тарафыннан пентафенилциклопентандиенилда парамагнит резонансы сигналын табудан соң (1947) башлана.

Беренче тапкыр кислородның һәм эреткечнең ирекле радикалларда ЭПР сызыгы киңлегенә тәэсире беленә (Н.С.Гарифьянов, А.В.Ильясов, Ю.В.Яблоков, 1958), ташкүмердә, пиролиз продуктларында (корымда), нефтьтә һәм табигый керннарда ЭПР сигналлары (Н.С.Гарифьянов, А.В.Ильясов, 1961) алына, ион-радикалларны һәм парамагнит комплексларын электрохимик генерацияләү методикасы тәкъдим ителә (А.В.Ильясов, 1965).

Тәҗрибә юлы белән фосфор төшләренең химик полярлашуы табыла (А.В.Ильясов, Я.А.Левин, 1970), фосфор­органик ирекле радикалларның һәм алар комплексларының күп төрләре өйрәнелә, бу кушылмаларның электрон структурасы үзенчәлекләре һәм әверелешләренең элементар адымнары ачыклана.