50 гә якын төре билгеле, барлык континентларның диярлек тропик һәм уртача поясларында очрый. ТР территориясендә грушасыман куык гөмбә (L. pyriforme) һәм чын яки төкчәле куык гөмбә (L. perlatum) киң таралган.

Грушасыман куык гөмбә урман кисенделәрендә, черек төпләрдә, кәүсә төпләрендә төркем булып үсә. Йомырка яки грушасыман формада, аска таба ялган сапка тарайган. Тышкы тышчасы юка бөртекле, ак, соры яки коңгырт төстә.

Чын куык гөмбә яфраклы һәм ылыслы урманнарда, чыбык-чабыкта тыгыз төркемнәр булып үсә. Шарсыман формада, кайвакыт җәлпәк, очлаеп килгән ялган саплы. Өске катламы энәләр сыман озын төкчәләр (2 дән 4 мм га кадәр) белән капланган. Яшь гөмбә ак төстә, карты — соры көрән, өстендә коелган төкчәләр урынында челтәрсыман-уемтылы бизәкләр кала. Яшькелт көрән споралы порошоктан йомшагы хасил була. Споралары өске өлештәге тышчаның ертылуы аша «тузан туздыра».

Халык медицинасында споралы порошогы кан туктату чарасы буларак кулланыла. Куык гөмбәләр май ахырыннан көз соңына кадәр үсә.

Яшь гөмбәләр ашарга яраклы.

Чын яки төкчәле куык гөмбә