Французчадан entrepreneur – эшмәкәр.

Труппаны, спектакльләрдә хезмәт күрсәтү өчен техник хезмәткәрләрне (рәссам-декораторлар, яктыртучылар, сәхнә эшчеләре һ.б.) туплый, репетицияләр үткәрү һәм театр тамашалары өчен бина арендалый, реклама һәм билетлар сатуны оештыра, репертуар төзи.

Еш кына антрепренер бер үк вакытта актер да, режиссер да була. Шул ук вакытта, предприятиенең барлык финанс эшчәнлеге белән идарә итүче буларак, аның сәнгати ягына да йогынты ясый.

Казан театры тарихында

Рус театр сәнгатенең үсүе, аның сәнгати-эстетик һәм әхлакый-этик принципларының формалашуы күбесенчә антрепренерлар эшчәнлеге белән билгеләнә. Казан театр тарихы Н.К.Милославский, П.М.Медведев, М.М.Бородай, Н.И.Собольщиков-Самарин кебек антрепренерлар эшчәнлеге белән бәйле. Алар – шәһәр һәм төбәк театр мәдәниятенә нигез салучылар, провинциаль театр сәхнәсендә сәнгатьнең үз иҗтимагый юнәлеше буенча реалистик һәм демократик принципларның ныгуына ярдәм итүчеләр.

Алар үз антрепризаларында катнашу өчен башкала һәм провинция артистларын җәлеп итәләр һәм шул ук вакытта актерларның яңа буынын тәрбиялиләр. Нәкъ менә Казандагы Медведев һәм Бородай труппаларында М.Г.Савина, П.А.Стрепетова, Е.Б.Пиунова-Шмидгоф, В.Н.Давыдов, К.А.Варламов, А.П.Ленский, В.А.Макшеев, М.А.Решимов, М.И.Писарев, В.И.Качалов, А.И.Каширин һ.б. киң таныла.

1908 елдан «Сәйяр» труппасын җитәкләгән Г.Кариев, И.Кудашев-Ашказарский, В.Мортазин-Иманский татар театрында шундый ук рольне уйныйлар.

Шулай ук В.Б.Серебряков, Н.Д.Кручинин, В.В.Образцов, З.А.Малиновская һ.б.да Казанда антреприза тота.

Әдәбият

Мортазин М., Ченәкәй Т. Татар театры тарихыннан. М., 1926.

Русский провинциальный театр. Л.-М., 1937.

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958.

Автор – Ю.А.Благов