150 дән артык төре билгеле. Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик поясларында таралганнар. ТР территориясендә 2 төре бар. Бартлинг шомбия үләне (O. bartlingii) республика территориясенең һәр җирендә таралган, урман аланнарында, үләнле тау битләрендә үсә. Бака кабырчыгы тамырларында һәм кайбер башка чатыр чәчәклеләрдә паразитлык итәләр. Аксыл чәчәкле шомбия үләне (O. pallidiflora) Кама аръягында очрый, болыннарда, куаклар арасында, грунт сулары чыккан урыннарда үсә. Бакча билчәне тамырларында паразитлык итә.

15–60 см биеклектәге хлорофиллсыз үсемлек. Шомбия үләне имгечләре белән (калын җепселләр, алар эволюция процессы нәтиҗәсендә тамырларга әвереләләр) башка үсемлекләрнең тамырларына ябышып, аларда паразитлык итәләр. Сабаклары калын, төбе бүлбесыман калынаеп тора; яфраклары урынына — көрән тәңкәчекләр. Чәчәкләре аксыл-сары, башак чәчәк төркемендә. Июль–августта чәчәк ата. Җимеше — ике капкач белән ачылучан, бик күп вак орлыклы (бер тартмада 2 меңгә кадәр орлык) тартмачык, җил белән җиңел таралалар, тереклек үзлеген 8–10 елга кадәр саклыйлар.

Куркыныч паразит. Көрәш чаралары: агротехника кагыйдәләрен саклау, авыл хуҗалыгы культураларының шомбия үләненә каршы торучан сортларын игү.

Бартлинг шомбия үләне