Биографиясе

1929 елның 25 июне, Буа кантоны Кече Чынлы авылы — 2005 елның 3 сентябре, Казан.

1953 елда Казан университетын тәмамлый.

1955–1989 елларда Татарстан китап нәшриятында (1955–1958 елларда — мөхәррир, 1958–1966 елларда — балалар әдәбияты редакциясе мөдире, 1967 елдан матур әдәбият редакциясендә), бер үк вакытта, 1966 елдан (бүленеп), Казан университетында тәрҗемә теориясе һәм практикасын укыта.

1997–2003 елларда ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институтында энциклопедик басмаларны татар телендә әзерләү бүлегендә эшли.

Иҗаты

Рус теленнән татар теленә Л.Н.Толстойның «Детство. Отрочество. Юность» («Балачак. Үсмерчак. Егетчак», 1955–1957) трилогиясен, «Казаки» («Казаклар», 1974) повестен, В.Я.Шишковның «Угрюм-река» («Хәсрәт дәрьясы», 1963) романын, В.П.Катаевның «Белеет парус одинокий» («Ялгыз җилкән», 1965) повестен, А.Н.Толстойның «Гиперболоид инженера Гарина» («Инженер Гаринның гиперболоиды», 1972) романын, «Хождение по мукам» («Михнәтле заман», 1976–1979) трилогиясен, «Аэлита» (1983) романын, Э.Войничның «Овод» («Кигәвен», 1981) романын, Г.Маркесның «Сто лет одиночества» («Ялгызлык», 1987), Ж.Амадуның «Габриэла, корица и гвоздика» («Габриэланың гыйшкы», 1999) романын, балалар өчен Н.Н.Носовның «Приключения Незнайки» («Белмәмеш маҗаралары», 2003) китабын тәрҗемә итә.

«Бакый» (1997), «Акыллы атын мактар...» (2004) романнары, әдәби тәрҗемә теориясе, сынлы сәнгатькә багышланган мәкаләләр авторы.

Б.Урманче, Л.Фәттахов, И.Зарипов әсәрләре альбомнарын төзи.

Әсәрләре

Перевод — это искусство. К., 2004.

Әдәбият          

Кыйблага тугрылык. К., 2004;

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.