Эчтәлек

Келәүләр — шигъри формадагы тәүбә (теләү) сүзләре, көйләп сөйләнә. Алар арасында табигать көчләренә һәм күренешләренә рәхим-шәфкать, мәрхәмәт, ярдәм сорап мөрәҗәгать итү келәүләре («Яңгыркаем, яу, яу», «Җир, җир, көчең бир») һ.б. бар.

Келәүләрнең күпчелеге билгеле йолаларга бәйле, эчтәлекләре дә шуннан чыгып билгеләнә: Карга боткасы — татарларның яңгыр сорау йоласы, Иран календарендагы Яңа ел бәйрәменә бәйле Нәүрүз — йорт хуҗаларына яхшы теләкләр әйтүгә корылган.

Әдәбият

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. К., 1977. Т. 1; Татар халык иҗаты: Йола һәм уен җырлары. К., 1980;

Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар. К., 1987;

Ахметьянов Р.Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. М., 1981.

Автор — Ф.И.Урманчеев