- РУС
- ТАТ
машиналар белеме һәм гамәли механика гыйлеме белгече, техник фәннәре докторы (1969 ел), РФА академигы (1994 ел; мөхбир әгъза 1987 ел)
1937 елның 1 апрелендә БАССРның Илеш районы Таҗи авылында туган.
1959 елда Уфа авиация институтын тәмамлый.
1964–1978 елларда Украина ССР ФАнең Механика институтында эшли, 1969 елдан профессор, тирбәнешләр теориясе бүлеге мөдире.
1978 елдан СССР ФАнең Машиналар белеме институтында (Мәскәү) вибротехника бүлеге мөдире.
1987 елдан РФАнең Нәсызыкча дулкыннар механикасы һәм технологиясе фәнни үзәге директоры (Мәскәү), бер үк вакытта 1997 елдан Мәскәү авиация институтының гамәли физика кафедра мөдире.
Хезмәтләре машиналар һәм аппаратлар динамикасына, күп фазалы системаларның нәсызыкча тирбәнешләре теориясенә, тирбәнешләрнең гамәли теориясенә, дулкынлы һәм вибрацияле технол. процесслар нигезләренә карый.
Каты һәм деформацияләнүче җисемнәрнең нәсызыкча тирбәнешләре вакытында резонанс күренешләре теориясен төзи.
Машина һәм аппаратларның фәзаи хәрәкәте тотрыксызлыгының механизмнарын билгели.
Газ-сыеклык структураларының турбулентлы хәрәкәте белән идарә итү һәм дулкын белән тотрыкландыру эффектын билгели.
Нәсызыкча механика һәм космик технологияләрдә идарә ителүле вибрация процесслары өлкәсендә фәнни-техник юнәлешне башлап җибәрә.
Р.Ф.Ганиев җитәкчелегендә космик корабльдә технологик тәҗрибәләр уздырыла.
Сыеклыклы конструкцияләрнең тавышсызлыгы һәм вибрациягә ышанычлыгы буенча яңа принципларны, үткәргеч торбалардагы тирбәнешләрне тотрыкландыру системаларын тасвирлый.
Йөкләнеш режимнары сикерешле үзгәргәндә дулкын процесслары белән идарә итүче стабилизаторларга конструктив вариантлар тәкъдим итә.
Уйлап табуга 100 дән артык авторлык таныклыгы бар.
Почёт ордены белән бүләкләнә.
Динамика частиц при воздействии вибраций. Киев, 1975;
Проблемы механики в космической технологии. М., 1979;
Волновая технология в упрочнении материалов. М., 1989;
Стабилизация колебаний давления в трубопроводных системах энергетических установок. М., 1993.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.