Биографиясе

Гомер еллары: XIX йөздә.

Кайбер мәгълүматларга караганда, Бибигөлҗамал – билгесез бер шагыйрьнең псевдонимы. Иҗаты аз өйрәнелгән.

Иҗаты

Проза катыш шигъри формада язылып, эчтәлеге белән «Таһир илә Зөһрә» дастаны сюжетын хәтерләткән һәм шигъри юлларында халык авыз иҗаты үрнәкләре (мәхәббәт җырлары, хатлар) киң файдаланылган «Бигайәте мәгъшукнамә» («Чиксез гашыйклык китабы») исемле әсәр авторы.

1888–1915 еллар арасында әсәрнең бик күп басмалары дөнья күрә.

Әсәрләре

Бигайәте мәгъшукнамә. Казан, 1888.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1985. 2 том.

Яхин Ф. XIX гасыр кыйссасы «Бидгать-намә» // Әдәби мирас. Казан, 1996. 3кит.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов