- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Олы Бахта елгасы буенда, Чистай шәһәреннән 20 км көнбатыштарак урнашкан
1685 елда Казан өязе Күгәрчен авылыннан килгән йомышлы татар Үтәк Мерәсов (чыганакта – Утячка Мрясов) тарафыннан нигезләнә, XVIII йөздә рус алпавытлары биләмәсенә күчә.
1861 елгы реформага кадәр халкы крепостной крестьяннар катлавына керә (алпавытлар арасында Юшковлар, Е.М.Лермантова була). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Авыл Иске Иванаево авылының Вознесение чиркәве приходына карый.
XX йөз башында земство мәктәбе (1903 елда 32 ир бала һәм 8 кыз бала укый), су һәм җил тегермәннәре эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 182 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Иванаево волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Кубас авыл җирлеге составында.
1929 елда «Свободный путь» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – эреләндерелгән «Доброволец» колхозы, 1961 елдан Ленин исемендәге колхоз (икесенең дә үзәк утары – Кубас авылы) эшли.
1960 елларга кадәр, авыл перспективасыз дип танылганчы, башлангыч мәктәп, медпункт, дуңгызлар, сарыклар, атлар фермалары эшләп килә.
Авыл янында археология истәлекләре – урлар һәм чокырлар белән камалган Үтәк шәһәрлеге, Үтәк I һәм II авыллыклары (монголларгача чор болгар ядкәрләре) табыла.
1782 елда – 37 ир-ат;
1859 елда – 310,
1897 елда – 323,
1908 елда – 490,
1920 елда – 478,
1926 елда – 538,
1938 елда – 363,
1949 елда – 264,
1958 елда – 188,
1970 елда – 122,
1979 елда – 74,
1989 елда – 25,
2002 елда – 6,
2010 елда – 1,
2022 – 5 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.