Татарстан Республикасының хәзерге Минзәлә районы территориясендә, Әгерҗе тимер юл станциясеннән – 125 км, Чаллы пристаненнан 15 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Минзәлә районы Иванаевка авыл советы, 1944 елдан – Батрак авыл советы, 1963 елдан Күзкәй авыл советы составында. Халык саны – 325 кеше (1939 ел), 114 кеше (1963 ел).

Түбән Кама сусаклагычының су басу зонасына эләгә. Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.