Биографиясе

1927 елның 28 феврале, Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылы – 1984 елның 12 феврале, Казан.

1944 елдан җәмәгать туклануы системасында: 1951 елдан Казан ашханәләре һәм кафеларында производство мөдире, 1968 елдан Татар ашлары йортының производство мөдире.

Татар халкының традицион милли ризыкларын әзерләү рецептларын туплый, эшкәртә һәм бастырып чыгара.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Юныс Әхмәтҗанов. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Бүләкләре

Ленин, Халыклар Дуслыгы орденнары, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Татар ашлары. Казан, 1961.

Табигать хәзинәсеннән ашлар. Казан, 1973.

Татарская кухня. Казань, 1969.