Биографиясе

1946 елның 28 октября, Киров өлкәсенең Вятка Аланы районы Түбән Шөн авылы — 2003 елның 15 августы, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1968).

1970–1988 елларда Кукмара районы урта мәктәпләрендә укытучы, директор, аннан соң Татар опера һәм балет театрында администратор, шәһәр тибындагы Кукмара посёлогында халык театры режиссёры, Киров шәһәрендә классик көрәш буенча тренер булып эшли.

1988 елдан туган авылында яши, мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли.

1990 елдан «Дуслык» газетасында (Киров өлкәсе) хәбәрче, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире.

 Әсәрләрен 1960 еллардан бастыра башлый. «Ялгызак» романы, «Кайту» роман-тетралогиясе (2005) авторы. «Көлдән күтәрелгән гөлләр» (2002), «Без дә җирдән күтәрелдек» (Чаллы, 2003), «Көзге Сабантуй = Осенний Сабантуй» (2005) документаль повестьлары Кукмара районының атаклы кешеләренә багышлана.

ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләге лауреаты (2003).

Әдәбият

Мостафин Ш. Безнең заман геройлары. К., 2005.