- РУС
- ТАТ
географ-геоморфолог, география фәннәре докторы (1994), профессор (1995)
1949 елның 30 августы, БАССРның Бөре районы Иваново поселогы — 2010 елның 15 октябре, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1973), шунда ук эшли, физик география һәм геоэкология кафедрасы мөдире (2001–2005).
Хезмәтләре Көнчыгыш Рус тигезлегендә җирнең эрозияләнүе, туфракның агым сулардан юылуы мәсьәләләренә, ерымнар эрозиясенә карый.
Мозжерин Җир шарындагы тигезлекләрдә әлеге күренешләрнең һәм химик денудациянең зональлеген исбатлый; эрегән матдәләрнең агымы һәм механик китерелмәләр күләме бүленешендә төп факторларның ролен билгели. Идел буеның көпшәк утырмаларын һәм рельефын өйрәнү буенча оештырылган экспедицияләрдә катнаша.
Татарстан территориясен комплекслы рәвештә картага (гидрологик һәм геоморфологик) төшерү буенча хезмәтләр тәкъдим итә.
Климатическая геоморфология денудационных равнин. К., 1977 (автордаш);
Овражная эрозия востока Русской равнины. К., 1984 (автордаш);
Химическая денудация на равнинах умеренного пояса. К., 1988 (автордаш);
Эрозия на равнинах Восточной Европы // Геоморфология. 1996. № 2 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.