Эчтәлек

Беренче тапкыр 1936 елда Апас районының Танай-Турай авылында К.Әхмәдишиннан Г.Толымбай язып ала.

Әкият сюжеты борынгы Шәрекъ мифологиясе һәм әдәбиятында киң таралган. Җир асты патшалыгына эләккән егеткә анда яшәүчеләрнең һөҗүме яный. Егетне еланнар патшасы – Ак елан Шаһмара яклый. Әмма егет патшалыкта озакка кала алмый, һәм ул Шаһмарадан аны өйгә җибәрүен үтенә. Ак елан егетне күргәннәрен сөйләмәскә дигән шарт куеп җибәрә, киресен эшләсә, аның үләчәген әйтә. Егет дәшмәскә ант итә. Бервакыт егет яшәгән шәһәрнең падишаһы авырып китә. Ул үзенең бары тик Шаһмараны күреп кенә терелә алачагын белә. Падишаһның сихерчеләре егетнең серен ачалар һәм аннан Елан яшәгән урынны күрсәтүне таләп итәләр. Егетне җәзалыйлар, ул серен ачарга мәҗбүр була. Шуңа карамастан, Шаһмара үз үлеме белән дә егеткә яхшылык эшләп калдыра: елан итеннән шулпа эчкәч, егет барлык авыруларны дәвалый ала торган табибкә әйләнә.

Әдәбият  

Татар халык иҗаты. Казан, 1951;

Татар халык иҗаты: Әкиятләр. Казан, 1977. 1 кит.;

Җамалетдинов Л.Ш. Тылсымлы әкиятләрдә елан белән бәйле мифологик образлар // Борынгы татар фольклоры мәсьәләләре. Казан, 1984.

Автор – Ф.И.Урманчеев