Тарихы

1941 ел ахырында Мәскәүдән эвакуацияләнгән 2 нче сәгать заводы (1930 елда нигезләнә) җирлегендә 835 нче завод буларак оештырыла; 1967 елдан Чистай «Восток» сәгать заводы, 1993 елдан АҖ (2010 елда ябыла).

Бөек Ватан сугышы елларында завод миналар өчен сәгатьле механизмнар чыгара. 1943 елда илдә беренче тапкыр ирләр механик кул сәгатьләре җитештерү җайга салына (беренче марка — «Кировские»), киләчәктә алар төп продукциягә әверелә. 1940–1960 елларда төрле типтагы — бәрелүдән сакланган, тузан һәм дым кермәслек, секунд телләре һәм дисклары, линза календарь урнаштырылган («Победа», «Кама», «Мир», «Волна», «Сатурн», «Космос» маркалы сәгатьләр), илдә беренче югары төгәллекле «Восток», шулай ук дивар, урам, яктыручы циферблатлы судно сәгатьләрен, «ЗиМ», «Победа», «Волга» автомобильләре өчен сәгатьләр эшләп чыгару үзләштерелә.

1950 елда завод корпуслары комплексы төзелеше башлана, алар заманча җиһазлар белән коралландырыла.

Продукция җитештерү

«Командирские» ирләр механик сәгате

1965 елда СССР Оборона министрлыгы заказы буенча заводта махсус «Командирские», 1967 елда «Амфибия» сәгатьләрен серияләп җитештерү җайга салына. 1970 елларда предприятие санлы идарәле җиһазлар белән техник яктан яңартып коралландырыла: еллык җитештерү күләме максималь күрсәткечкә ирешеп, 4,5 млн сәгать тәшкил итә (1980).

1990 елда 2,5 млн сәгать эшләп чыгарыла. 1950–1980 елларда заводта 300 дән артык төрле максатлардагы төгәл приборлар (тахометрлар, тахографлар, манометрлар, сәгатьле приводлы станоклар, гидродинамик тикшеренүләр өчен сәгатьле приводлар, радиорелелы станцияләр өчен фазалаштырылган антенна рәшәткәләре модульләре һ.б.) конструкцияләнә һәм җитештерүгә кертелә.

1990 елларның 2 нче яртысыннан Чистай «Восток» сәгать заводында җыю куәтләрен тамырдан структур үзгәртеп кору, реконструкция, гальваник производствода экологик технологияләр куллану гамәлгә ашырыла. Элек төрдәш предприятиеләрдән китерелгән барлык комплектлаучы детальләрне (кору пружиналары, сәгать ташлары, пыялалар) эшләп чыгаруны үзләштерү нәтиҗәсендә сәгатьләр җитештерүдә тулы технологик цикл булдырыла. Продукция ассортименты шактый киңәя: механик сәгатьләр белән беррәттән кварцлы сәгатьләр эшләнә; хатын-кызлар сәгатьләре, заманча дизайнерлык һәм индивидуаль башкаруда, кыйммәтле металлардан ясалган корпуслы сәгатьләр; кварцлы һәм механик, шул исәптән җиде тәүлеклек корулы будильниклар (дөньяда тиңнәре юк); өстәл һәм идән сәгатьләре, энергия һәм ресурслар саклаучы приборлар җитештерү үзләштерелә.

2005 елда завод җирлегендә «Восток» инновация-җитештерү технопаркы оештырыла, аның составында сәнәгый продукция, инструментлар һәм җиһазлар җитештерүче, фәнни-конструкторлык эшләнмәләрен гамәлгә кертүче, төрле хезмәтләр (транспорт, төзелеш һ.б.) күрсәтүче 50 гә якын кече һәм урта предприятиеләр эшли. Эшләүчеләрнең гомуми саны 2,8 меңнән артык кеше (2014).

Технопаркның куәтләре санлы программа идарәле универсаль фрезер станоклары, өслекләргә магнетрон һәм вакуумлы сиптерү җайланмалары, термопласт автоматлар, эрозиягә каршы универсаль эшкәртү системасы һәм штамплар, кою формалары, инструмент эшләү өчен югары төгәллекле станоклар, автомат проектлау һәм идарә системалары белән җиһазландырылган; аларның халыкара JQNET һәм ISO9001–2008 (2009) сыйфат стандартларына туры килүе сертификатлар белән расланган.

Технопаркка керүче предприятиеләр автомат корулы, секунд уклары, календарьлар (мизгелле нәтиҗәле, атна көннәрен күрсәтүче, ай календаре), «көн-төн» индикаторы, 24 сәгатьлек санагыч урнаштырылган, бәрелүдән һәм магнит тәэсиреннән сакланган, тузан һәм дым, су кермәслек корпуслы, яктыручы циферблатлы һәм уклы, хром, титан нитриды, кыйммәтле металлар йөгертелгән, 33 сәгатьтән 42 сәгатькәчә йөрүле механизмлы ирләр һәм хатын-кызлар кул сәгатьләре коллекцияләре; дивар, өстәл, камин, идән, судно сәгатьләре, будильниклар (20 ләп төрдә елга 300 мең данәдән артык) эшләп чыгаралар; Россиядә көнкүреш һәм сәнәгать максатларында су, газ, электр энергиясе чыгымнарын исәпләүче санагычлар җитештерүдә әйдәп баручылар, «АвтоВАЗ» АҖне приборлы панельләр һ.б. комплектлаучы детальләр белән төп тәэмин итүчеләр булып торалар; автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен тахометрлар, манометрлар, вакыт санагычлар, өстәмә ычкындыргыч көйләгечләр һ.б. сәнәгать җиһазлары, оборона максатындагы продукция җитештерәләр.

Продукцияне экспортлау 1957 елда башлана.

Бүләкләре

Төрле елларда предприятие һәм аның продукциясе Лейпциг халыкара ярминкәсенең Зур алтын медаленә (1965), «Россия сәгатьләре» исеменә, «Алтын глобус» (Копенгаген), «Халыкара сыйфат бриллиант йолдызы» (Мехико), «Коммерция абрус өчен халыкара приз» (Париж) халыкара бүләкләренә лаек була, «Россия икътисады лидеры», «Россиянең иң яхшы 100 товары», «Россия Милли Олимпы» һ.б. бөтенроссия конкурсларында җиңүгә ирешә.

Чистай «Восток» сәгать заводы эшләгән чорда 145 мең м2 дан артык мәйданда торак, мәдәният сарае, мәктәп, хастаханә комплексы, поликлиника, санаторий-профилакторий һ.б. социаль һәм мәдәни-көнкүреш объектлары төзелә, ярдәмче хуҗалык оештырыла. 1987 елдан Казан техник университетының Чистай «Восток» филиалы эшләп килә.

Заводның аерым хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә, шул исәптән 2 кеше СССР Дәүләт бүләге лауреаты исеменә лаек була, 1 кеше — Ленин ордены, 14 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 18 кеше — «Почет билгесе», 1 кеше 2 нче дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары белән бүләкләнә.

Җитәкчеләре

Завод җитәкчеләре: Н.С.Лукьянов (1941–1954), В.Ф.Славгородский (1954–1957), А.П.Михайлов (1957–1972), Н.В.Окунцов (1972–1986), В.В.Цивилин (1987–2009); технопарк җитәкчесе — А.В.Цивилин (2009 елдан).

Әдәбият           

Цивилин В.В. Время жить. К., 2001; 

Проверено временем: Чистопольский часовой завод «Восток». 1942–2002. К., 2002.

Авторлар  — С.Г.Белов, М.В.Сәлимгәрәев