Биографиясе

1950 елның 24 октябре, Аксубай районы Караса авылы — 2002 елның 10 октябре, Чаллы шәһәре.

Алабуга педагогия институтын тәмамлый (1972), 1977 елдан шунда ук эшли, 1979–1983 елларда педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы факультеты деканы, 1984–1985 һәм 1988–1990 елларда мәктәпкәчә педагогика факультеты деканы, 1983–1984 һәм 1987–1990 елларда мәктәпкәчә педагогика һәм психология кафедрасы мөдире.

1990 елдан Чаллы педагогика институты ректоры.

Хезмәтләре Татарстанда педагогик фикер тарихына карый.

Хезмәтләре       

Казан лингвистика мәктәбе һәм аның педагогик традицияләре. К., 1983; 

История и педагогические традиции Казанской лингвистической школы. Наб. Челны, 1992.