Эчтәлек

Беренче тапкыр VII–XI йөзләрдә Орхон-Енисей язмаларында телгә алына. «Пәһлеван», «баһадир» мәгънәсендә «Алып» сүзе Мәхмүт Кашгариның (XI йөз) «Төрки телләр сүзлегендә» («Диван-е лөгать әт-төрк») һәм Кол Галинең (XIII йөз) «Кыйсса-и Йосыф»ында теркәлгән.

«Алып» сүзе башта баһадирны, төз атучы мәргәнне, каһарманны аңлаткан, соңрак Төрки, Хәзәр каганлыкларында һәм башка төрки дәүләтләрдә хәрби хезмәттәге аксөяк катлау титулына әверелгән. Казан һәм Касыйм ханлыкларында «алпут» формасында очрый (кара: Алпавыт).

Төркиләр мифологиясендә «Алап» термины «пәһлеван», «баһадир», «батыр» мәгънәсендә төркиләрнең борынгы нәсел башы буларак теркәлгән.

922 елда Идел буе Болгарына Багдад хәлифәсе әл-Мөктадир илчелегенең сәркәтибе буларак килгән Ибне Фазлан үзенең язмаларында болгарлар идарәчесе Алмышның кыяфәте белән тирә-юньдәгеләрне куркуга төшерә торган пәһлеван булуын телгә ала.

1135–1136 елларда һәм 1150 елда Болгарда булып киткән гарәп сәяхәтчесе әл-Гарнати үзенең язмаларында алып турындагы болгар риваятьләрен китерә: ул бик көчле кеше булган, аның буе 7 терсәккә (3 м чамасы) җиткән; исламны кабул итмәгән өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан юк ителгән Гад, Гъәд-адитлар кабиләсеннән чыккан дип санала.

Татар риваятьләренә караганда, алып чабата каккан урында үр-таулар калкып чыга («Алып таулары»).

Алып термины күп кенә тарихи һәм эпик персонажларның исемнәре составына керә (Алып-илтәбәр, Алпамша һ.б.), шулай ук төрки-татар топонимнарында да очрый.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: риваятьләр һәм легендалар. Казан, 1987.

Гыйләҗетдинов С. Борынгы риваятьләребезгә бер караш // Казан утлары. 1999. № 5.

Жирмунский В.М. Тюркский героический эпос. Л., 1974.

Ахметьянов Р.Г. Общая лексика материальной культуры народов Среднего Поволжья. М., 1989.

Урманчеев Ф. По следам Белого волка: ранние этнокультурные связи тюрко-татарских племён. Казань, 1994.

Авторлар: Ф.И. Урманчеев, И.Л. Измайлов