Вятка увалының көньяк өлешендә, Ашыт һәм Питиял елгалары бассейнының субүләрендә, Биектау районы Каракүл авылыннан 2,2 км көнбатыштарак.

Су өслегенең мәйданы 0,68 га. Су күләме якынча 7 мең м3. Озынлыгы 170 м, иң зур киңлеге 70 м. Уртача тирәнлеге якынча 1 м, иң зур тирәнлеге 1,3 м.

Күл карст процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Сузынкы формада. Көнбатыш яктан яры берникадәр күтәренке, катнаш урман белән капланган. Туенуы күбесенчә җир асты сулары исәбенә, тотрыклы.

Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта, уртача минеральләшкән, йомшак, уртача болганчык, саргылт төстә. Үтә күренмәлелеге 15 см.

Ял итү урыны.