Гомуми мәгълүмат

Кемерово шәһәреннән 188 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. 1618 елда Кузнецк ныгытмасы буларак нигез салына, 1931 елда шәһәр статусы һәм хәзерге исеме бирелә (1932–1961 елларда – Сталинск).

Халкы – 551253 кеше (2016 ел). Татарлар 2010 елда – 4926 кеше (2002 елда –6361 кеше).

Район территориясендә татарлар

Йомышлы татарлар шәһәргә нигез салган казак отрядлары составына керә. Татарларның Новокузнецк шәһәренә күпләп күчүе 1929 елда Кузнецк металлургия комбинаты һәм күмер чыгару тармагы предприятиеләре төзелә башлау белән бәйле.

Хәзерге вакытта шәһәрдә татарларның милли-мәдәни автономиясе (2015 елдан) һәм «Нур» татар мәдәнияте үзәге эшли. «Йөрәктән йөрәккә» милли мәдәниятләр фестивале кысаларында 2015 елда татар мәдәнияте көннәре уза. «Чулпан» мөселман оешмасы эшли (1999 елдан), мәчет ачыла (2004 ел).

Күренекле кешеләре

Шәһәрдә шагыйрә, тәрҗемәче, рәссам Л.Д.Йосыпова (Щучинова), филология фәннәре докторы В.Г.Фәтхетдинова туган.

Советлар Союзы Герое М.Н.Мөхәммәтҗанов яшәгән һәм эшләгән.