Эчтәлек

IX йөз ахыры – X йөз уртасы.

Сәлки (Абдаллаһ) улы. X йөз башында Урта Идел буенда Хәзәр каганлыгына буйсынган өлкә идарәчесе.

913/914 елда Гарәп хәлифәлегенә караган Хәзәр (Каспий) диңгезе буе җирләренә һөҗүм иткән русларны җиңә.

Таркау яшәгән төрки кабиләләрне болгарлар тирәсенә туплап, мөстәкыйль дәүләт булдырырга нияте барлыгы ачыклангач, Хәзәр каганлыгы идарәчеләрендә канәгатьсезлек туа. Каган кичекмәстән Алмышның улын үз сараена тотык итеп, кызын хатынлыкка ала.

Алмыш Болгар дәүләтенең мөстәкыйльлеген ныгыту чараларын күрә, Урта Азия илләре, угыз кабиләләре берлеге белән илчелек-арадашлык элемтәләре урнаштыра. Угызлар берләшмәсендә йогынтысы зур булган бер кабилә башлыгы Әтрәккә кызын (башка мәгълүматлар буенча сеңлесен) кияүгә бирә.

921 елда хәлифәлек башкаласы Багдадка хәлифәнең ислам дине белгечләрен җибәрүен һәм кальга төзергә ярдәм итүен үтенеп илчеләрен җибәрә (кара: Бохарага һәм Багдадка Алмыш илтәбәр илчелеге). Аңа җавап итеп, 922 елда Идел буе Болгарына хәлифәлек илчеләре килә (кара: Болгарга  әл-Моктадир илчелеге). Бу вакыйганы Алмыш үз хакимиятен ныгыту һәм ислам дине йогынтысын Урта Идел төбәгендә киң җәелдерү максатында файдалана.

930 елларда Алмышның улы да илчелек белән Багдадта булып кайта.

Кайбер Шәрекъ авторлары язганча (мәсәлән, әл-Мәсгуди), Алмыш илтәбәр 944 елга кадәр идарә иткән.

Әдәбият

Ковалевский А.П. Книга Ахмеда ибн Фадлана о его путешествии на Волгу в 921–922 гг. Харьков, 1956.

Смирнова О.И. К имени Алмыша, сына Шилки, царя Булгар // Тюркологический сборник. 1977. М., 1981.

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.

Автор – И.Л. Измайлов