Биографиясе

1826 елның 31 марты, Казан губернасы, Спас өязе Полянки авылы — 1907 елның 15 ноябре, Париж. Казан губернасы, Зөя өязенең Зөя шәһәрендәге ирләр монастыренда җирләнә.

Борынгы дворяннар нәселеннән. А.Ф.Лихачёвның абыйсы.

Диңгез корпусын тәмамлый (1843).

1844–1849 елларда Кара диңгез флотында (мичман, лейтенант). 1850 елның көзендә «Оливуца» корветында Кронштадттан Ерак Көнчыгышка сәяхәткә кузгала, 1851 елның көзеннән корвет командиры.

1853 елдан Санкт-Петербургта, капитан-лейтенант чины ала.

«Морской сборник» журналының мөхәррире иптәше (урынбасары) итеп билгеләнә.

Кырым сугышында (1853–1856) катнаша: вице-адмирал В.А.Корнилов янында флаг-офицер; 1855 елда Севастополь шәһәреннән кешеләрне һәм коралларны эвакуацияләүне оештыра. 1855 елның 26 августында авыр яралана.

Сугыш тәмамланганнан соң, Кара диңгездә хезмәтен дәвам итә: Николаев шәһәрендә диңгезчелек бүлеге мөдире каршындагы штаб башлыгы.

1858 елдан бөек кенәз генерал-адмирал Константин Николаевич каршында адъютант, диңгезчелек фәнни һәм корабльләр төзү техник кабинеты әгъзасы.

Россия хәрби диңгез флотын реформалауда актив катнаша: Ерак Көнчыгышта Россия диңгез флотын тоту зарурлыгын исбатлый, Цусима утравында Россиянең күзәтчелек станциясен булдыру турында кайгырта (тәкъдиме игътибарсыз калдырыла). 1860 елның гыйнварында Лихачёвка эскадра тупларга һәм Кытай биләмәсенә кергән суларда җитәкчелек итәргә әмер бирелә. Шәхси җаваплылыгында Посьета култыгында пост урнаштыра (1860 елның 11 апреле), асылда Көньяк Приморьены Россиягә куша. Пекин килешүен (1860 елның 2 ноябре) әзерләүдә катнаша. 1861 елда Россиягә Цусима утрауларын кушу омтылышы ясый (уңышсыз төгәлләнә).

1863 елдан Диңгезчелек комитетының артиллерия бүлекчәсе әгъзасы, 1 нче рус броненосецлар эскадрасы командиры. Броненосецлар тактикасына нигез сала.

1866 елдан Артиллерия диңгезчелек техник комитеты әгъзасы.

1883 елда отставкага чыга, Парижда яши. «Морской сборник», «Русское судоходство» журналларында флот проблемалары хакында күп яза. Диңгез генераль штабын булдыру зарурлыгын дәлилли. Археология һәм этнография белән мавыга, төрле илләрнең икътисади һәм сәяси хәле, төрле халыкларның телләре, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында материаллар җыя.

Энесе А.Ф.Лихачёвның вафатыннан соң, 30 мең сумга хатыныннан аның тупланмасын сатып ала һәм музей оештыру өчен шәһәргә бүләк итә. Шәһәргә үзенең китапханәсен һәм тарихи ядкәрләр тупланмасын иганә кыла.

Бүләкләре

Казанның мактаулы гражданы (1891). Изге Анна, Изге Станислав, Изге Александр Невский, Ак Бөркет орденнарының тулы кавалеры, шулай ук Төркиянең Мәҗидия, Швециянең Изге Олаф, Даниянең Данеброг орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

Бөек Петр култыгының көнбатыш өлешендәге Тунгус бухтасында борын, Анадырь култыгындагы Комсомольская бухтасында борын, Охота диңгезенең төньяк өлешендәге Тауна култыгында бугаз Лихачёв исеме белән атала.

Әдәбият

Клепацкий Г. Адмирал Лихачёв — забытая гордость нашего края // Персона exclusive. 2001. № 6.