Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. 1550 еллардан – рус авылы. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда земство мәктәбе (1887 елда ачыла), 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1088 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 гә кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Собакино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Биектау авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Келәтле” колхозы оештырыла. 1967 елдан – “Калининский” совхозы (үзәк утары Биектау авылында урнаша), 1994 елдан – “Калининский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 93 ир-ат;
1859 елда – 577,
1897 елда – 548,
1908 елда – 565,
1920 елда – 575,
1926 елда – 617,
1938 елда – 467,
1949 елда – 367,
1958 елда – 318,
1970 елда – 228,
1989 елда – 55,
2002 елда – 43,
2010 елда – 46,
2017 елда – 40 кеше (руслар).