Эчтәлек

Йоткылык өсте, бугаз, трахея (сирәк кенә башка әгъзалар) ялкынсыну, миндальсыман бизләрдә фибриноз ярылар хасил булу, интоксикация, йөрәк-кан тамыры, нерв, бәвел бүлеп чыгару системалары зарарлану белән характерлана.

Инфекция чыганагы булып дифтерия белән авыручылар яки организмнарында бактерия йөртүчеләр тора.

Авыруның кешедән-кешегә күчүенең төп механизмы – сулый торган һавадан йогу; йогышланган әйберләр (кием-салым, савыт-саба, уенчыклар һәм башка) белән дә күчәргә мөмкин. Дифтерияне аеруча 1 яшькә кадәрге балалар авыр кичерә. Иммунитет инфекциядән соң (тотрыксыз) һәм прививкадан соң (тотрыклы) барлыкка килә.

Авыруның төрле формаларын француз табибе П.Бретонно тасвирлап күрсәтә (1826 ел), «дифтерит» атамасын куллана; терапевт А.Труссо гомум кабул ителгән дифтерия атамасын гамәлгә кертә.

Дифтерияне кузгатучы Corynebacterium diphtheriae микроорганизмын чиста хәлендә немец бактериологлары Э.Клебс, Ф.Леффлер (1883–1884 еллар) аерып алалар. Дифтериягә каршы сыворотка бактериологлар Э.Беринг, Э.Ру, Я.Ю.Бардах (1824–1894 еллар) тарафыннан табыла. Токсин һәм антитоксин катнашмасы белән актив рәвештә иммунлаштыру методын Э.Беринг (1913 ел) уйлап таба. Микробиолог Г.Рамон иммунлаштыру өчен дифтерия анатоксинын тәкъдим итә (1923 ел), бактериолог П.Ф.Здродовский дифтериягә каршы прививкаларны камилләштерә (1950 еллар).

Казан губернасында дифтерия эпидемияләре 1902–1908 елларда кабынып ала, соңрак алар 1918–1930, 1942 елларда кабатлана. 1950–1958 елларда  республикада ел саен 1,5-2 мең бала авырый, олы яшьтәге балалар арасында авыручылар саны арта, үлем дәрәҗәсе күрсәткече 100 мең кешегә 8,4 кә җитә (1955 ел). Үлемгә китергән көчле эпидемияләр Минзәлә районында теркәлә (1963 ел). 1955 елда башланып киткән гомум иммунлаштыру аркасында дифтерия белән авыручылар саны 1960 елга кими башлый (авыручылар саны күрсәткече 100 мең кешегә 6,4 кә төшә), 1969 елда авыру чыккан урыннардагы бактерия йөртүчәнлек дәрәҗәсе 1960 ел белән чагыштырганда 2,3 тапкыр кими; аннан соңгы елларда авыру очраклары сирәгәя. Иммунологик үзенчәлекләре һәм клиник барышы буенча дифтериянең күбрәк җиңел формалары күзәтелә башлый. 1977–1978 елларда бер генә авыру да теркәлмәгән, 1981–1991 елларда аерым очраклар гына күзәтелә. Авыручылар һәм бактерия йөртүчеләр саны кимүгә зур оештыру чаралары күрү, ГИДУВ, Казан медицина институты, Казан эпидемия һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты базаларында табибләр әзерләү, Казан медицина училищесе каршындагы урта медицина хезмәткәрләренең белемен күтәрү курслары, эпидемия кабынган урыннарга табиб-инфекционистларны җибәрү хисабына ирешелә.

1992 елдан ТРда эпидемиологик хәл кинәт начарлана, авырулар саны 1991 ел белән чагыштырганда 2,4 тапкыр (күрсәткече – 100 мең кешегә 2,7), бактерия йөртүчеләр 1,8 тапкыр арта. Авыру очраклары өлкән яшьтәге иммунлаштырылмаган кешеләр арасында да очрый. 1990 елларда өлкән яшьтәгеләрнең 30-40% ы ревакциналаштырыла. 2000 елга авыруның аерым очраклары теркәлә.

Дифтерия проблемалары Казан галиме Н.П.Кудрявцева («Дифтерия таякчыкларына аллергияне клиник-эксперименталь өйрәнү» – «Клинико-экспериментальное изучение аллергии к дифтерийным палочкам», 1949, 1955 еллар), Н.С.Шәмсетдинов, М.Г.Берим («Дифтерия белән авыруның клиник-патогенетик үзенчәлекләре» – «Клинико-патогенетические особенности течения дифтерии», 1950 ел), В.И.Качурец («Дифтерияне юк итүнең төрле этапларында аның клиник-иммунологик параллельләре» – «Клинико-иммунологические параллели дифтерии на различных этапах её ликвидации», 1960 ел) тарафыннан өйрәнелә.

1956 елда Казан эпидимиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты галимнәре махсус методика буенча көчле активлыктагы югары сыйфатлы дифтерия анатоксины җитештерүне үзләштерәләр (В.Н.Шаровская, Р.Г.Мөхетдинова, А.И.Оворкина). 1960–1980 елларда дифтерия, бума ютәл һәм тартышу авыруларын булдырмый калу өчен чыгарылган препаратларның реактогенлыгы һәм иммунологик нәтиҗәлелеге өйрәнелә (И.Е.Алатырцева, Х.Г.Сәйдәшева, А.Т.Хисаметдинов, Н.Ф.Амфитеатрова һ.б.).

Махсус профилактика өчен АКДС яки АДС вакциналары файдаланыла.

Дифтерияне булдырмау дәвалау-профилактика, санитария-гигиена һәм эпидемияләргә каршы чаралар комплексы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Әдәбият

Из практики ликвидации дифтерии в сёлах Татарии // Казан. мед. журн. 1968. № 1;

Берим М.Г., Шамсутдинов Н.С. О применении индикаторного метода обнаружения к идентификации дифтерийных палочек // Лабораторное дело. 1965. № 2;

Федоренко Л.И. Заболеваемость дифтерией в РТ // Казан. мед. журн. 1993. № 6.

Авторлар– И.М.Хәйретдинова, Д.Р.Нуретдинова