Биографиясе

1915 елның 26 июне, Казан губернасы, Тәтеш өязе Үтәмеш авылы — 1992 елның 24 августы, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1936), Арча педагогия училищесендә укыта.

1942 елдан РФА КГҮнең Тел, әдәбият һәм тарих институтында.

Г.Тукай, М.Гафури, Г.Ибраһимов, Һ.Такташ иҗатларын; ХХ йөз башы татар әдәбиятын, иҗтимагый-сәяси һәм милли-азатлык хәрәкәте белән тыгыз бәйләнештә аның идея-эстетик үзенчәлеген; иҗади алымнарның (мәгърифәтчел һәм тәнкыйди реализм, романтизм, романтик реализм) эволюциясен өйрәнә.

Хезмәтләре ХХ йөз башы һәм 1920–1930 еллар татар поэзиясе тарихына карый.

Хезмәтләре

Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре. К., 1948; 

Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән. К., 1975; 

Яңа гасыр поэзиясе. К., 1979; 

Тукай и его современники. К., 1966; 

Поэзия дерзаний. К., 1980; 

Многоликая лирика. К., 1990.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.